Менделеевскида яшел лабиринтлар һәм күп баскычлы үсентеләр пәйда булачак
Бу химиклар шәһәрен экологик чиста һәм уңайлы киңлеккә әйләндерәчәк.
Роберт Искәндәров республиканың Министрлар кабинетында районның 2025 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары турында доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмә республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашында узды.
Роберт Ринатович ирешелгән күрсәткечләр һәм алдагы эш юнәлешләре турында җентекләп сөйләде.
– Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү, аларны җәмгыятькә җайлаштыру һәм социальләштерү безнең өчен өстенлекле юнәлеш булып кала: бу эшкә урнаштыру, реабилитация, уңайлы мохит булдыруны үз эченә ала. Хәзерге вакытта махсус операциянең 28 ветераны эшкә урнаштырылды, – дип билгеләп үтте ул. – Район социаль инфраструктураны үстерү буенча республика һәм федераль программаларда актив катнаша. 2025 елда 31 программа гамәлгә ашырылды. Быел без шәһәрне үстерүдә яңа сәхифә ачабыз: экологик кластер кысаларында «Менделеевск – шәһәр-бакча» проектына старт бирәбез. Быел ук яшел лабиринтлар һәм күп баскычлы үсентеләр барлыкка киләчәк.
Барлык кластерларны үстерүгә «Менделеевск – акыллы шәһәр» системасы интеграцияләнгән. «Аммоний» предприятиесе белән берлектә бердәм цифрлы платформа төзибез, Менделеевскның тулы канлы цифрлы дубликатын формалаштыру өчен шәһәр инженерлык челтәрләрен цифрлы форматка күчерү бара. Бу система шәһәр инфраструктурасы белән идарә итүне һәм кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә җавап бирүне тизләтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев