Менделеевскида инвестицияләр турында сөйләштеләр
Актуаль

Менделеевскида инвестицияләр турында сөйләштеләр

Роберт Искәндәров эшмәкәрләр һәм инвесторлар белән эшлекле очрашу уздырды.

Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, территорияләрне төзекләндерү, җир участокларын рәсмиләштерү, инженер коммуникацияләрен күчерү һәм юл инфраструктурасын үстёрү мәсьәләләре тикшерелде.

Аерым игътибар «Найком» АЗСны модернизацияләүгә, балалар-яшүсмерләр мотоспортын үстёрүгә, шәһәргә керү юлында сәүдә һәм коммерция объектлары төзүгә юнәлдерелде. Инвестиция проектларын озату һәм килеп чыккан сорауларны бетерү буенча эш дәвам иттереләчәк.


Нет комментариев