Менделеевскидә «Өченче яшь» университеты дәресләре тәмамланды
«Туган як тарихы» факультеты студентларының соңгы дәресе китапханәдә узды.
Исегезгә төшерәбез, бу факультетның дәресләрен берничә җыентык авторы Ольга Смолькова алып барды.
Ольга Александровна курслар тәмамлану уңаеннан тагын бер брошюра – «Бондюг халык комиссарларының текә маршрутларын» бастырып чыгарды. Китапханәдә китап тәкъдим ителеше узды. Автор Бондюгта эшләп киткән халык комиссарларының тарихи эпизодларын туплады.
Ольга Смолькова Гыймаз Богаутдинов, Харис Моратхуҗин, Салих Моратов, Шәмгун Саттаров, Мәүлүд Усманов, Гыйләз Фасхетдинов, Александр Сорвин, Саид Шәрәфиев, Киям Абрамов турында тулырак сөйләде.
Теләүчеләрне кызыксындырган сораулар бирергә, бәхәсләрдә катнашырга мөмкин иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев