Менделеевскида олы яшьтәгеләр өчен «Мәрхәмәт» пансионаты ачылачак
Актуаль

Менделеевскида олы яшьтәгеләр өчен «Мәрхәмәт» пансионаты ачылачак

Роберт Искәндәров һәм район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев «Ярдам-Помощь» милли игелек фонды Советы рәисе Илдар Баязитов белән очрашты.

Очрашу барышында мөһим социаль проект — «Хөсәен» мәчете территориясендә олы яшьтәгеләр өчен «Мәрхәмәт» пансионатын булдыру тикшерелде. Илдар Рәфкатович фонд эшчәнлеге һәм гамәлгә ашырылган социаль проектлар турында сөйләде. «Мәрхәмәт» Кама аръягы төбәгендә олы яшьтәгеләр өчен беренче махсуслаштырылган пансионат булачак.


Нет комментариев