Менделеевскида «Халыклар дуслыгы» паркын төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары уздырылды
Очрашуда район башлыгы Роберт Искәндәров, хакимият, предприятиеләр һәм учреждениеләр вәкилләре, ТИҮ һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, шәһәр халкы катнашты.
Төзекләндерүнең алдан әзерләнгән концепциясен эшләүче «Архдесант» бюросы архитекторлары Кира Камалова һәм Алина Ильичёва паркның киләчәктәге кыяфәте турында үз карашларын тәкъдим иттеләр һәм проектның төп идеяләре турында сөйләделәр.
Очрашуда катнашучылар проблемалы зоналарны билгеләп, иҗтимагый киңлек картасын төзделәр. Шулай ук паркны ничек күрергә теләүләре турында теләкләрен яздылар. Идеяләр кыю: районда яшәүче халыкларның милли орнаментлары белән МАФлар урнаштыру, паркны агачлар белән зоналарга бүлү, букроссинг булдыру, бушлай вай-фай зонасы, уңайлы утыргычлар, балалар уен элементларын яңарту, яңа өйләнешүчеләр өчен стильле фотозона бизәү.
«Төп максат — заманча, уңайлы һәм барлык яшьтәге халык өчен яраткан ял урынына әвереләчәк парк булдыру», — дип билгеләде Роберт Искәндәров.
Әйтелгән инициативалар проектны алга таба камилләштергәндә исәпкә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев