Коммуналь хезмәтләр «Ушков утраулары» һәм «Дуслык» паркларындагы фонтаннарны төзекләндерде.
«Ушков утраулары»нда коры фонтан чүп-чардан чистартылды, юылды һәм торгызылды, бу хакта башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников хәбәр итте.
Хәзер ул эшли һәм шәһәр халкын, кунакларны сөендерә.
«Дуслык» паркында фонтан көн саен 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшли.
Нет комментариев