Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевскиның тәрбиягә бала алган һәм алмаштыручы гаиләләрдән балалары зирәк буын вәкилләрен бәйрәмнәре белән котладылар

Әбиләр моңлы җырлар башкардылар, үзләре язган шигырь, хикәяләрне укыдылар, ә балалар үзләренең иҗади номелары белән җавап кайтардылар.

С. Гассар исемендәге мәдәният сараеның танатаналар залында «Чын күңелдән» исемле, буыннарны бешләштерүче, кичә узды. 
Монда тәрбиягә бала алган һәм алмаштыручы гаиләләрдән һәм «Кама таңнары» приютында тәрбияләнүче балалар зирәк буын вәкилләрен бәйрәмнәре белән котладылар. Роза Дождикова, Фәния Фаррахова, Галина Богданова  һәм башкалар йөзендә әбиләр моңлы җырлар башкардылар, үзләре язган шигырь, хикәяләрне укыдылар, ә балалар үзләренең иҗади номелары белән җавап кайтардылар. Алмаз Таһиров һәм Василий Афанасьев әниләргә җырлар багышладылар, дебютантлар Вадим Кузьмин, Ульяна Балобонова һәм Язилә Ярмуллина – әбиләргә шигырьләр сөйләделәр, Розалина Яхина белән Зарина Фазлыева мәзәкләр сәхнәләштерделәр.
Әлеге кичә икеләтә бәйрәм булды, чөнки Карина Таһировага 15 яшь тулды. Акыллы һәм талантлы кызны әти-әнисе котлады һәм шәм куелган бәйрәм торты алып чыктылар, ә зал җыр башкарды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев