Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Менделеевскта табигать турында кайгырту мәктәптән башлана

«Мирас» татар гимназиясенең яшь экоактивистлары канатлы дусларыбызга һәм хайваннарга ярдәм итү традициясен дәвам иттеләр.

«Экояз» республика акциясенең беренче атналары тематик юнәлештә узды: «Канатлыларга ярдәм ит», «Зоокайгырту», «Җиргә бакча бүләк ит». Бу чаралар экологик марафон рәвешендә оештырылды.

Кошлар өчен яңа җимлекләр

Укучылар һәм педагоглар, изге эш башкару өчен, бердәмлек белән мәктәп ишегалдына чыктылар. Балалар яңа җимлекләр генә элеп калмадылар, кошлар өчен иске «ашханәләрне» дә яңарттылар. Хәзер безнең кечкенә күршеләребез – кошларның һәрвакыт сыйлы һәм җылы урыннары булачак.

Экологик акциядә 20 кеше катнашты. Нәтиҗәсе күз алдында: гимназия территориясендә сигез яңа җимлек пәйда булды, алар кошларны җәйгә кадәр сөендереп торачак. Мәктәп балалары билгеләп үткәнчә, табигатьне саклау – ул киләчәкне саклау дигән сүз.

Үзенә тарта торган игелек

Гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Азамат Шәйхетдинов хайваннарны бик ярата. Бу мәхәббәт малай ял көннәренә авылга кайткач аеруча ачык чагыла. Һәм, беләсезме, анда нәрсә була? Чын могҗиза!

Азамат ишегалдына чыгу белән, барлык хайваннар – мәчеләр, этләр, хәтта күршеләрнең дүрт аяклы дуслары да аны сырып ала. Ни өченме? Чөнки алар төгәл беләләр: бу кеше беркайчан да рәнҗетмәс, һәрвакыт сыйпап иркәләр һәм һичшиксез тәмле нәрсә белән сыйлар.

Хайваннар игелекне сизә. Алар сүзләрне аңламасалар да, интонацияне, ишарәләрне һәм иң мөһиме – күңел халәтен яхшы тоялар. Азамат хайваннар өчен кунак кына түгел, ә ышанычлы чын дус.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев