«МН медиасменасы»: яшь журналистлар эштә
Мәктәп укучылары үзләрен журналист ролендә сынап карадылар, газетаның беренче битен калыпка салдылар һәм фейк яңалыклар белән эш итәргә өйрәнделәр.
Язгы каникул көннәрендә «Менделеевские новости» редакциясе иҗади медиакиңлеккә әверелде. Биредә беренче тапкыр «МН медиасменасы» узды. Бу – ял гына итмичә, бер көнне шәһәр газетасы ритмында яшәргә теләүчеләр өчен интенсив курс.
Кунакта – 2 нче мәктәп юнкорлары.
Пилот проектында 2 нче мәктәп укучылары Дарья Стахеева, Евгений Тараканов, Захар Бойцов, Хәдичә Гыйльфанова, Милана Трошина, Егор Васильев катнашты. Алар шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары да булып торалар. Укучылар белән бергә мәктәп директорының киңәшчесе Наталья Захарова һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Надежда Яковлева да килде.
Кунаклар сөйләвенчә, күптән түгел 2 нче мәктәптә заманча медиаүзәк ачылган. Бу уку йортының «Татнефть» ГАҖ грант конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ачылыш тантанасында «Менделеевские новости» газетасының баш мөхәррире Джулия Искәндәрова да катнашкан иде. Ул яңа мәйданчыкның соңгы техника белән җиһазландырылуын билгеләп үтте.
– Журналистика, фото һәм видео төшерү буенча гамәли күнекмәләрне үстерү өчен мәктәптә махсус сыйныф җиһазландырылды. Яшь хәбәрчеләр карамагында профессиональ камера, студия яктырткычлары һәм хромакей бар. Бу югары сыйфатлы контент тудырырга мөмкинлек бирә. Без балалар белән һичшиксез хезмәттәшлек итәчәкбез, аларга медиасфераны үзләштерергә булышачакбыз һәм бергәләп яңа проектлар булдырачакбыз, – диде Джулия Искәндәрова.
Журналистикага эчтән караш
Стажерлар беренче минутлардан ук һөнәр дөньясына чумдылар. Исемнәре язылган бейджлар алгач, балалар редакциянең «күренеп җитмәгән» яклары белән танышырга һәм иҗади хезмәткәрләр белән аралашырга юл алдылар. Рәхилә Мирзаянова газета битләренең ничек калыпка салынуын күрсәтте, ә Анжела Малюга юнкорларга беренче бит макетларын үзләренә ясап карарга тәкъдим итте.
Темалар иң актуальләрдән сайланды: экология һәм волонтёрлыктан алып, туган шәһәр тормышына кадәр. Укучылар зур кызыксыну белән газетадан өзекләр кистеләр, баш исемнәр, фотоларга язмалар һәм анонслар уйлап таптылар. Һәр эш үзенчәлекле һәм креатив килеп чыкты.
Виктория Яруллина үткәргән «Мемны кабатла» уены аеруча зур кызыксыну уятты: интернет-картинкалар «тере» мини-сәхнә күренешләренә әйләнде. Программаның төп «хиты» исә Эльвира Гайфуллина алып барган «Мафия: журналист эштә» уены булды. Классик уенның бу версиясендә мафия роле «фейк яңалыкларга» бирелде, ә тыныч халык мәгълүматның дөреслеген тикшерүче белгечләргә әверелде. Шундый җиңел һәм энергияле формада мәктәп укучылары редакциянең төп принципларын үзләштерделәр: фактларны тикшерү (фактчекинг), дедлайннар белән эшләү һәм дөреслекне яклый белү.
Заман яшьләре дулкынында
Көннең кульминациясе рәсми булмаган аралашу булды: яшь кунаклар һәм «МН» журналистлары бер дулкында сөйләштеләр – заман яшьләренең нәрсә укуы турында фикер алыштылар һәм осталык серләре белән уртаклаштылар. Финал өйдәгечә җылы атмосферада узды – баллы чәй һәм медиасменаны тәмамлау турындагы сертификатлар, шулай ук креатив открыткалар тапшыру белән тәмамланды. Һәр стажер үзе белән кызыксындыру бүләкләре генә түгел, иң мөһим тәҗрибәне дә алып китте: үз исемеңне газета битләрендә яки социаль челтәрләрдә күрү хисен татыды.
Пилот проекты «МН медиасменасы»ның укучылар өчен тамашачы булудан туктап, автор булып җитешү урыны икәнлеген исбатлады.
Без яңа төркемнәр җыюны дәвам итәбез. Үзләрен журналист, дизайнер һәм контент тудыручы ролендә сынап карарга теләгән 12 яшьтән өлкәнрәк балаларны чакырабыз. 5-10 кешелек компания – күңелле, уңайлы һәм нәтиҗәле эшләү өчен иң яхшы формат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев