Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

МХО зонасыннан «тере» тавыш

1 нче гимназиядә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтёрлар штабы җитәкчесе Татьяна Жуйкова белән мөһим очрашу узды.

Ул күптән түгел махсус хәрби операция зонасыннан кайтты.

Татьяна Владимировна гимназия хезмәткәрләренә сугышчылар өчен элемтә чаралары сатып алырга матди ярдәм күрсәткәннәре, ә укучыларга гуманитар ярдәм җыйганнары өчен шәхсән рәхмәт белдерү максатыннан килде. Ул үзенең сәфәре турында зур дулкынлану һәм ихласлык белән сөйләде. Хәрбиләрнең блиндажлардагы көндәлек тормышы – алар көн саен очраша торган авырлыклар һәм үз бурычларын үтәргә ярдәм итүче какшамас рух ныклыгы турында бәян итте. Азат ителгән территорияләрдә яшәүче тыныч халык язмышына аерым игътибар бирелде. Татьяна Владимировна бар нәрсәне югалтсалар да, тыныч киләчәккә өметләрен җуймаган гаиләләр өчен гуманитар ярдәмнең никадәр мөһим булуын ассызыклады.

Т. Жуйкова үзе белән алып кайткан трофейлы FPV-дрон укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Ул мондый пилотсыз аппаратларның дошман тарафыннан ничек кулланылуы һәм безнең хәрбиләрнең бу куркынычка ничек уңышлы каршы торулары турында җентекләп сөйләде. Укучылар хәзерге вакытта нинди технологияләр кулланылуын үз күзләре белән күрү генә түгел, дронны кулларына тотып карау мөмкинлеген дә алдылар.

Балалар алгы сафтагы тормыш турындагы хикәяне игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр һәм алга таба да волонтёрлык акцияләрендә катнашырга теләк белдерделәр. Укучыларда җаваплылык, шәфкатьлелек һәм мохтаҗларга ярдәм итүгә әзерлек хисе тәрбияләвебез белән горурланабыз. Мондый очрашулар бу эшне тагын да нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев