Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Парламент дәресе: юнәлешләр билгеләнде

Район делегациясе «Парламент дәресе-2026» чарасына әзерлек буенча республика киңәшмәсендә катнашты.

Муниципалитет вәкилләре белән очрашуны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Безнең районнан чарада Мәгариф идарәсе начальнигы Рәис Назипов, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Вәлиева, 3 нче лицейның тарих укытучысы Антон Софронов катнаштылар.

Белү мөһим: быелгы дәресләрнең темасы – «Хезмәт һәм сугышчан батырлыклар белән Ватаныбызны данлыйбыз!». Ул Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган. Дәресләр барлык мәктәпләрдә һәм урта махсус уку йортларында 16 февральдән 28енә кадәр үткәреләчәк.

Укучылар һәм укытучылар игътибарына: иҗади эшләр (рәсемнәр, иншалар, проектлар, видеороликлар) һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурслары старт алды инде. Эшләр 31 мартка кадәр кабул ителә. Йомгаклар апрель аенда, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев