Пёсәй җирлегенә караган Әтәс, Тат.Сарсаз, Тукай, Пёсәй авылларында Сабантуйга бүләк җыелды
Татар халкының күркәм бәйрәмнәре, үзенә генә хас йолалары, гореф-гадәтләре бар.
Сабантуйга бүләк җыю шундыйлардан. Һәркайда гармун белән матур җырлар җырлап, милли киемнәрдән, дәртле итеп биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы.
Пёсәй авылында да әлеге йолага актив хатын-кызлар, җырчы ир-атлар, балалар да кушылды Капка төбендә табын әзерләп көтёп торучы Хикматовлар гаиләсен аерым билгеләп үтәсе килә. Бүләк җыюның иң күңелле мизгеле биредә булды. Җыр-бию, уен- көлке аерым ямь өстәп, бәйрәм рухын уятты. Шундый ихлас, киң күңелле кешеләре булуы белән авылыбыз яши. Кемдер биюне үз итсә, Хамидуллин Саетнур абый ел саен яңа җыр әзерләп көтёп тора. Дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче авылдашларыбызга матур бүләкләре, матди ярдәм күрсәтүләре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Илләр тыныч, дөньялар имин булсын иде дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев