Песәй хезмәткәрләре “Георгий тасмасы” акциясенә кушылды һәм герой гаиләләренә барды
Георгий тасмасы-хәрби дан һәм батырлык символы, Бөек Ватан сугышында Җиңү символы буларак аерым әһәмияткә ия.
Песәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Әлеге акция Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгы турындагы тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән патриотик акция. Акция кысаларында халыкка тасмалар таратылды һәм аларны тагып йөрү кагыйдәләре турында да сөйләнелде.
Махсус хәрби операциядә улларын югалткан Фәнзия һәм Гөлсияр апалар гаиләсендә булып, аларның хәлләрен белештек, якты хатирәләрне барладык. Авылыбызның тагын бер батыр егете Ришатны үстергән Гараевларны да бәйрәм белән котлыйбыз. Исән егетләребезнең тиз арада туган якларына Җиңү белән кайтуларын теләп калабыз. Гаиләләренә сабырлык, ышаныч телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев