Район башлыгы Роберт Искәндәров ведомство медале белән бүләкләнде
Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан буенча Төбәкара уку үзәгендә Җәза башкару системасы хезмәткәре көненә багышланган чара узды.
Бу көнне хезмәткәрләрне, ветераннарны һәм хезмәттәш структуралар вәкилләрен хөрмәтләделәр. Тантананы ТР буенча УФСИН идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-майоры Эдуард Хиалеев ачты. Котлау сүзләре белән шулай ук ведомствоның элеккеге җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин чыгыш ясады. Чара кысаларында район башлыгы Роберт Искәндәров «Россия җәза башкару системасын үстерүгә керткән өлеш өчен» көмеш медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев