Роберт Искәндәров 10нчы колониянең җитештерү мөмкинлекләре белән танышкан
Актуаль

Роберт Искәндәров 10нчы колониянең җитештерү мөмкинлекләре белән танышкан

Район башлыгы 10нчы колониянең рамнар, электр чыбыклары, икмәк һәм тегү участоклары эше белән танышкан.

Менделеевскиның хокук төзәтү колониясендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар Роберт Искәндәров 10нчы төзәтү колониясе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Васильев һәм аның урынбасары Вадим Иванов белән бергә учреждениенең җитештерү зонасында булды.

Алар рамнар, электр үткәргечләр һәм электр чыбыклары бәйләмнәре, маргарин җитештерү буенча төп участоклар һәм цехлар эше белән таныштылар, шулай ук икмәк пешерү һәм тегү участоклары эшенә бәя бирделәр. Очрашу барышында учреждениенең җитештерү куәтләрен алга таба үстерү мөмкинлекләре һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.


Нет комментариев