Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Роберт Искәндәров федераль министрлык вәкиле белән эко-проектларны тикшерде

Роберт Искәндәров Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының су ресурслары өлкәсендәге дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты җитәкчесе Александр Шадриков белән очрашты.

Алар Яңа Кокшандагы тупланган экологик зыян объектының нәтиҗәләрен бетерү, Ижёвка һәм Менделеевскида яр буйларын ныгыту эшләре, «Экологик иминлек» илкүләм проекты һәм район территориясендә «Генераль җыештыру» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук очрашу барышында районда тирә-як мохиткә ташландыклар күрсәткечләре түбән булуы билгеләп үтелде. «Аммоний» АҖ җитештерүендә ташландыкларның 95 проценттан артыгы 18 газдан чистарту җайланмасында чистарту үтә, аларның нәтиҗәлелеге 95-99 процентка җитә. Моннан тыш, заводта уникаль йомык су әйләнеше системасы кертелгән, ул агынты суларга пычратучы матдәләр төшүне бөтенләй юкка чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев