Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Роберт Искәндәров «Менделеевск 2.0» промпаркында булды

Район башлыгы эш барышы белән танышты, резидентларны нинди проблемалар борчуы белән кызыксынды.

Исегезгә төшерәбез: промпарк территориясе 28 гектарны били. Хәзерге вакытта резидентлар төзелеш һәм монтажлау эшләрен төгәлләп килә. «Партнёр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә җиһазлар сатып алу бара. «Залп» җәмгыяте эш башлауга әзерләнә – анда төп төзелеш эшләре  тәмамланган, конструкцияләр монтажланган, бинаны эчтән төзекләндерү дәвам итә.

«Мультипак» җәмгыяте мәйданчыкны әзерли, материаллар ташый, җир эшләре һәм территорияне планлаштыру башланган.

«Кама» җәмгыятендә металл конструкцияләрне һәм колонналарны монтажлау бара. «Тулпар» резиденты төзелеш-монтажлау эшләрен, конструкцияләрне җыюны башкара, җиһазлар сатып алынган. «Коры азык өстәмәләре» проекты әзерлек стадиясендә, тиздән актив эшләр башлану көтелә.

Хәзерге вакытта резидентларга төгәл графиклар тәкъдим итәргә һәм төзелеш темпларын арттырырга кирәк. Гомумән алганда, биредә сигез производство эшләячәк. Бу 500дән артык яңа эш урыны булдырачак һәм районның социаль-икътиса- дый күрсәткечләре үсешен тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев