Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Роберт Искәндәров: «Су басуларга юл куймас өчен, шәһәр һәм райондагы хәлне күзәтёп барабыз»

Язгы су басу белән бәйле вазгыять район башлыгы Роберт Искәндәровның даими контролендә Татарстан Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, ташуның иң югары ноктасы апрель урталарына көтелә.

Елгаларда боз әле кузгалмады. Киләсе атнадан Тойма елгасында тәүлек буе эшли торган экскаватор дежурлыгы оештырылачак.

— Су басуларга юл куймас өчен, шәһәр һәм райондагы хәлне күзәтёп барабыз, — дип белдерде Роберт Ринатович. — Җирлекләр башлыклары белән бергә территорияләрне карап чыктык, гадәттән тыш хәлләр килеп туса, эш тәртибен билгеләдек. Экскаваторлар, насослар әзерләнде, су җибәрү эшләре бара. Хәзергә һава торышы безгә ярдәм итә — төнге минуслар карның дәррәү эрүен тоткарлый.

Роберт Искәндәров билгеләп киткәнчә, район язгы ташуны тулысынча коралланып каршылый: фаразлар исәпкә алына, чаралар күрелә, службалар теләсә нинди сценарийларга әзер. Төп бурыч — кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм зур судан зыянны минимальләштерү. Тойма районында җаваплы службалар вәкилләрен җәлеп итеп даими рәвештә күчмә штаблар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев