Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Россия Социаль фондының ТР бүлеге бердәм пособие билгеләүнең яңа кагыйдәләрен аңлатты

2026 елның 1 мартыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибен үзгәртте.

Яңа нормалар түләү сорап мөрәҗәгать иткән яки аны озынайтачак гаиләләргә кагылачак.

Ата-ананың алимент түләтү турында суд карары яисә суд приказы булмаган очракта, гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләгәндә, Татарстан Республикасы буенча айлык номиналь хезмәт хакы исәпкә алыначак. Росстат мәгълүматлары буенча, бу күрсәткеч 75 764 сум тәшкил итә.

Яңа кагыйдәләр буенча, гаилә кеременә түбәндәге суммалар өстәләчәк:

  • бер балага – 1/4 өлеш (18 941 сум);

  • ике балага – 1/3 өлеш (25 254 сум);

  • өч һәм аннан да күбрәк балаларга – ½ өлеш (37 882 сум).

Әгәр алимент суд тарафыннан билгеләнгән булса, гаилә керемендә мөрәҗәгать итүче пособие билгеләүне сорап биргән гаризада күрсәткән фактта кергән суммалар гына исәпкә алыначак.

“Яңа нормаларның балалары булган гаилә янчыгында чын саннар ассылыгында ничек чагылыш табачагын карап китик. Татарстан Республикасы буенча уртача айлык номиналь хезмәт хакы 75 764 сум тәшкил итә. 1 һәм 2 балалы гаиләләр өчен исәп-хисапның нигезенә нәкъ менә шул күрсәткеч ятачак. Формула болай күренә: Татарстан Республикасы буенча уртача хезмәт хакы бала санына карап 4 кә яки 3 кә бүленә. Димәк, бер балалы гаилә өчен сумма 18 941 сум, ә 2 балалы гаилә өчен 25 254 сум тәшкил итә булып чыга. Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә, ата-аналарның рәсми керемнәренә нәкъ менә шушы саннар өстәләчәк”, — дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Бердәм пособие кемгә бирелә?

Бердәм пособие — 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатыннарга ярдәм итү чарасы. Түләү гаилә керемнәрен һәм мөлкәтен исәпкә алып мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү йомгаклары буенча бирелә. 2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 220 меңнән артык баланың ата-аналарына пособие билгеләде.

2026 елдан кем ала ала?

2026 елның 1 гыйнварыннан башлап, түбәндәге шартларга туры килгән гаиләләр түләү алырга хокуклы:

  • гаиләдә җан башына айлык керем бер кешегә региональ яшәү минимумыннан артмаган;

  • хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме 8 МРОТтан ким булган.

Керем исәбендә нәрсәләр үзгәрде?

Яңа елдан гаиләнең җан башына туры килә торган кереме хисабында түбәндәге түләүләр исәпкә алынмый:

  • эш бирүчеләр тарафыннан бала туганда яисә уллыкка алынганда бер тапкыр бирелә торган матди түләүләр;

  • вакытлыча башка территорияләргә күчерелгән Курск өлкәсе халкына айлык финанс ярдәм.

Картлык буенча, туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия алу хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның җитди сәбәбе булып санала. Исәп-хисап чорының 10 аенда керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нульле керемле гражданнарга бердәм пособие билгеләү кагыйдәсе элеккечә кала.

Шулай ук, кирәкле минималь керемне билгеләгәндә, хезмәт хакыннан һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән алынган керемнәрдән тыш, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие исәпкә алына.

Ничек һәм кайчан мөрәҗәгать итәргә?

Бердәм пособиегә гаризаны «Дәүләт хезмәте» порталы аша, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтләрендә бирергә мөмкин. Пособие 12 айга билгеләнә, шуннан соң яңа гариза бирергә кирәк. Түләү күләме республикада яшәү минимумы күләменең 50, 75 яисә 100 процентын тәшкил итә. 2026 елда Татарстанда ул 15 615 сумга тигез.

Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев