Саба районында ата-аналар комитетларының X Республика конкурсы финалы узды
Унынчы юбилей елында республиканың актив һәм талантлы ата-аналар комитеты вәкилләре бергә җыелды.
Иң яхшы исем өчен Арча, Әлмәт, Азнакай, Балтач, Бөгелмә, Кайбыч, Лаеш, Менделеевск, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Саба, Спас, Тәтеш, Чирмешән районнарыннан, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән килгән 17 команда көч сынашты.
Командалар конкурс сынауларын уңышлы үттеләр: «Безнең күңелле һәм тату сыйныф» визиткасы; «Бердәм тәрбия киңлеге: Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын тормышка ашыру кысаларында ата-аналар, балалар, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия буенча киңәшченең үзара хезмәттәшлеге» иҗади проекты; Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иҗади номер.
Конкурс мәктәпләр һәм ата-аналар комитетлары арасында тәҗрибә алмашу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде. Ул «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына тулысынча җавап бирә һәм гражданнар бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, 1 нче мәктәпнең 8 Г сыйныфы икенче урынны яулады. Барлык җиңүчеләргә Кара диңгез буендагы балалар сәламәтләндерү лагерена юлламалар һәм конкурс партнерларыннан («Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең региональ бүлеге, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, ТР Мәдәният министрлыгы) кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев