СФР инвалид балалар ата-аналарына 7 меңнән артык өстәмә ял көне өчен 297 млн сум түләгән
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары ай саен 4 өстәмә түләүле ял көненә хокуклы — ел башыннан СФР бу чыгымнарны каплау өчен 297 млн сум бүлгән.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге инвалид балаларның ата-аналарына 7 меңнән артык өстәмә ял көне өчен компенсация түләде. Бу максатларга 297 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары ай саен өстәмә 4 ял көненә хокуклы. Ял көннәре өчен эш бирүче ата-ананың уртача эш хакы исәбеннән чыгып түли, ә тотылган чыгымнарны Социаль фонд бүлеге каплый.
Түләүле ял ата-аналарның берсенә бирелә, икенчесенең рәсми эшләү факты исәпкә алынмый. Мәсәлән, әни бала карау буенча ялда булса, дүрт ял көненнән эшләүче әти файдалана ала.
Өстәмә ял көннәрен рәсмиләштерү өчен ата-аналарның берсе эш бирүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Икесе дә эшләгән очракта, гаризага икенче ата-ананың эш урыныннан ял көннәрен кулланмау турында белешмә өстәргә кирәк. Ял көннәре әти белән әни арасында бүленергә яки берсе тарафыннан кулланылырга мөмкин.
Ял көннәрен ай саен алып яки календарь ел өчен 24 көнгә кадәр туплап, берьюлы кулланып була. Мондый очракта графикны эш бирүче белән килештерергә кирәк. Җыелган ял көннәрен ел дәвамында куллану зарур, аларны киләсе елга күчереп яки акча белән компенсацияләп булмый.
Эдуард Вафин: «Өстәмә түләүле ял көннәре ел саен бирелә торган түләүле ял, хезмәт хакын сакламыйча алынган яисә 3 яшькә кадәрге бала карау буенча алынган ял чорында бирелми. Шул ук вакытта икенче ата-ананың 4 өстәмә түләүле ял көне алу хокукы кала».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев