Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

СФР Татарстан «Рәсем яса, Казан!» белән саф һавада бушлай дәресләр башлый

һәр якшәмбе һәркем өчен музей ишегалдында бушлай рәсем дәресләре үтәчәк.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге «Рәсем яса, Казан!» дип исемләнгән яңа социаль проектны стартка җибәрә. Июнь аеннан башлап, һәр якшәмбе теләүчеләр өчен ачык һавада бушлай рәсем ясау дәресләре оештырыла. Беренче дәрес 7 июньдә узачак.

Проектта яше яки рәсем осталыгына карамастан, һәркем катнаша ала. Катнашу теләге булганнарга алдан теркәлү үтәргә кирәк. Теркәлү risuykazan.ru сайтында дәрес башлануга җиде көн кала ачыла. Дәресләр Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музее ишегалдында уздырылачак.

Тәҗрибәле педагог ярдәмендә катнашучылар пумаланы дөрес тотарга, төрле буяуларны катнаштырырга һәм акварель белән чын сәнгать әсәре ясарга өйрәнәчәк. Оештыручылар кирәкле барлык материалларны — буяулар, кисточкалар, кәгазьләр, мольбертлар — үзләре бирә. Катнашучылардан бары тик яхшы кәеф кенә сорала.

Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин болай ди:

«Әлеге проект - шәһәребезгә һәм шәһәр халкына бездән бүләк. Без җәйге якшәмбеләрнең җылылыгы һәм кояшы белән түгел, ә иҗади аралашу, яңа һөнәрләр үзләштерү белән дә истә калуын телибез. Рәсем ясау тынычландыра, илһамландыра һәм берләштерә - һәм без бу хисләр белән безнең дәресләргә килгән һәркем белән уртаклаша алуыбызга шат».

«Рәсем яса, Казан!» проекты — якшәмбе көнен файдалы үткәрү, яңа белемнәр алу һәм гаилә белән саф һавада вакыт уздыру мөмкинлеге. Оештыручылар өлкәннәрне дә, балаларны да проектта актив катнашырга чакыра.

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм ведомство хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны СФР сайтында, шулай ук MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

Өстәмә сораулар яки консультация өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев