Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Социаль фонд исеменнән мошенниклар активлашкан: яңа алдау схемасы турында кисәтә

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге халыкны мошенникларның яңа схемасы турында кисәтә.

Соңгы вакытта республика халкына фонд исеменнән шалтырату очраклары ешайган.

Алдакчылар пенсионерларга шалтыратып, «шәхесне ачыклау» өчен кәрәзле телефон номерын хәбәр итүне таләп итәләр. Баш тарткан очракта пенсиядән мәхрүм итү белән куркыталар. Шулай ук алар гражданнарның фамилиясе иминият стажы җитмәгән кешеләр исемлегендә бар дип алдап, клиент хезмәтенә язылырга тәкъдим итәләр.

Социаль фонд хезмәткәрләре беркайчан да телефоннан шалтыратып кәрәзле телефон номерларын, паспорт мәгълүматларын, СНИЛС яки СМС-кодларны сорамый. Пенсия түләү һәм иминият стажы белән бәйле барлык мәсьәләләр бары тик клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать иткәндә генә хәл ителә. «Ашыгыч рәвештә ачыкларга тиешле фамилияләре булган исемлекләр» дә юк.

Социаль фонд бүлеге гражданнарга билгесез кешеләр белән диалогка кермәскә, шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә һәм шикле шалтыратулар булган очракта полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Эдуард Вафин: «Пенсиядән мәхрүм итү куркынычы һәм шәхси мәгълүматны хәбәр итү таләбе белән шалтыратуларның барысы да — мошенниклык. Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнарга мондый таләпләр белән шалтыратмый. Республика халкын уяу булырга һәм провокацияләргә бирелмәскә чакырабыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев