Социаль фонд Татарстан табибларына махсус түләүләр юнәлдерде
2026 ел башыннан Социаль фонд Татарстанның 29 меңнән артык медицина хезмәткәренә махсус социаль түләүләр юнәлтте.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан республика дәүләт медицина учреждениеләренең хезмәткәрләрен өстәмә финанс ярдәме белән тәэмин итә. Әлеге түләүләр ай саен күрсәтелә һәм сәламәтлек саклау системасында хезмәт итүче 29 028 кешене колачлый. Гомуми сумма 496 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Махсус социаль түләүләр амбулатор звенода һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә эшләүче табиблар һәм шәфкать туташлары өчен аеруча әһәмияткә ия. Нәкъ менә шушы белгечләр пациентларның төп агымы белән очраша һәм даими интенсив хезмәт режимында эшли.
Түләүләрнең төгәл күләме 4,5 – 50 мең сум чикләрендә тирбәлә. Бу сумма хезмәткәрнең категориясенә һәм ул эшли торган медицина учреждениесенең профиленә турыдан-туры бәйле. Әлеге ярдәм тәҗрибәле белгечләр өчен дә, яшь табиблар һәм шәфкать туташлары өчен дә каралган.
Түләү процедурасы түбәндәгечә оештырылган:
-
медицина оешмалары җитәкчелеге ай саен үз хезмәткәрләренең реестрын әзерли һәм электрон рәвештә юллый;
-
акча хезмәткәрләрнең банк счетларына Социаль фонд тарафыннан җиде эш көненнән артмаган срокта күчерелә;
-
хезмәткәрнең «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетында акча күчерү турында белдерү барлыкка килә.
Әлеге социаль түләүләр өлешчә мәшгульлек шартларында эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен дә каралган. Бу акчалар физик затлар керемнәренә салым салудан азат ителгән һәм хезмәткәрнең уртача хезмәт хакын санаганда исәпкә алынмый.
«2026 ел башыннан безнең ведомство тарафыннан төбәк медицина хезмәткәрләренә 496 миллион сумнан артык акча юнәлдерелде. Әлеге махсус түләүләр медицина хезмәткәрләренең авыр хезмәте өчен сизелерлек ярдәм һәм яшь кадрларны һөнәрләрендә беркетү өчен кызыксындыру факторы булып тора», — дип шәрехләде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев