«Созвездие-Йолдызлык»: Менделеевск талантлары суперфиналда берничә җиңү яулады
Татарстан башкаласында эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестиваленә йомгак ясалды.
Проектның суперфиналында төбәкнең иң яхшы яшь артистлары бергә җыелды. Бу бәйгедә Менделеевск вәкилләре үзләрен аеруча якты күрсәттеләр - берьюлы берничә иҗат коллективы һәм солист финалда чыгыш ясау хокукына ия булды.
Җиңүчеләр исемлеге:
Вокал-соло: Әмирхан Фәйзрахманов, София Миңнебаева (җитәкчесе - Елена Лыкова), Лев Абрамов (Алия Абрамова).
Вокал ансамбль: «Дайяна» балалар үрнәк вокал-эстрада ансамбле (Алия Абрамова).
Хореография: «Шатлык» үрнәк хореография ансамбле (Надежда Хөрмәтуллина, Дарина Смирнова), «Очарование» үрнәк балалар хореография коллективы (кече һәм урта төркемнәр, Гүзәл Зиннәтуллина), «Кристалл» халык эстрада бию ансамбле (Анна Рябова, Анастасия Понькина), РФ халык иҗатының атказанган коллективы «Шаян» (Нәкыя Насыйфуллина, Ләйсән Латыйпова, Лилия Бәхтиярова).
Конферанс: Радмир Григорьев (Марина Климова), Кира Выдрина (Анна Напольских), Никита Юнусов (Гөлназ Стрелкова).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев