Абдулла Алиш - татар язучысы, шагыйрь һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы.
Әдип шигырьләр, проза әсәрләре, пьесалар да язган. Шулай да, татар әдәбиятында, ул үзенең балалар өчен язган әкиятләре белән аеруча зур урын алып тора. Аның әсәрләре балаларны яхшылыкка, зирәклеккә һәм гаделлеккә өйрәтә.
Китапханәче балаларны, татар теле тәрбиячесе Ганиева Г.Р. язучының тормыш юлы, китаплары белән таныштырды, ни өчен әкиятләр яза башлавын сөйләде. Сабыйлар А.Алишның «Куян кызы», «Сертотмас үрдәк», әкиятләре буенча эшләнгән мультфильм карадылар, соңнан эчтәлеге буенча сорауларга җаваплар бирделәр.
Нет комментариев