Бу Татарстандагы һәр бишенче бала дигән сүз.
Татарстанда Россия Социаль фонды бүлегеннән Бердәм пособие алучы балалар саны 184 906 га җиткән. Бу — республикадагы һәр бишенче бала. 2026 ел башыннан фонд бу түләү өчен 14 млрд сумнан артык акча бүлгән.
Пособие алу хокукына гаиләдә бер кешегә айлык кереме региональ яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр ия. Түләү күләме гаилә кеременә бәйле рәвештә балага яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% итеп билгеләнә. 2026 елда Татарстанда бу сумма 15 615 сум тәшкил итә.
Керем исәбенә хезмәт хакы, эшкуарлык эшчәнлеге һәм вакытлыча эшкә яраксызлык пособиесе кертелә. Пенсия (картлык, туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча) исә хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның нигезле сәбәбе булып санала. Хисап чорының 10 аенда керемсезлекнең нигезле сәбәпләре булса, нуль керемле гражданнарга да пособие билгеләнә.
Эдуард Вафин:
«Бердәм пособие — балалы гаиләләргә ярдәм итүнең төп чараларының берсе, һәм без бу түләүнең никадәр кирәк булуын күрәбез. Ел башыннан без бу максатларга 14 млрд сумнан артык акча күчердек. Быел гамәлгә кергән барлык үзгәрешләр эшли инде, һәм гаиләләр индексацияләнгән күләмдә түләүләрне тоткарлыксыз ала».
Нет комментариев