Татарстан халкы ноябрь бәйрәмнәрендә 1 көнгә азрак ял итәчәк
Актуаль

Татарстан халкы ноябрь бәйрәмнәрендә 1 көнгә азрак ял итәчәк

4 һәм 6 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре.

«Татарстан Республикасында ял көннәре һәм бәйрәм көннәре туры килсә, ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми», — диелә «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законда.

Билгеле булганча, 4 һәм 6 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре.  Ә 6 ноябрь якшәмбегә туры килү сәбәпле, ул ял көне дүшәмбегә күчерелмәячәк.

Шулай итеп, Татарстан халкы ноябрь бәйрәмнәрендә өч кенә көн ял итәчәк. Шулай да 3-нче ноябрьдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскарачак.


Нет комментариев