Татарстанда 13 мең кеше бер тапкыр пенсия тупланмасы алды
Кем бу хокукка ия, ничек мөрәҗәгать итәргә, варисларга акча ничек күчә – СФР идарәчесе Эдуард Вафин аңлатма бирә.
Пенсия тупланмалары аз күләмдә булган яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары җитмәгән гражданнар өчен бер тапкыр түләү – реаль ярдәм чарасы. Узган елда гына да Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштергән.
Кем бер тапкыр түләү ала ала?
Бу хокукка ия булучылар – пенсия тупланмалары аз күләмдә формалашкан кешеләр, шулай ук кирәкле эш стажы (15 ел) яки пенсия коэффициентлары (кәмендә 30) булмаган гражданнар. Әгәр кеше вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия булса, ул пенсия яшенә җитмичә үк пенсия тупланмаларын сорап мөрәҗәгать итә ала. Әмма монда бер шарт эшли: мөрәҗәгать итүченең 15 еллык эш стажы һәм 30 пенсия коэффициенты булу мәҗбүри.
Ә пенсия яшенә (хатын-кызлар өчен 55 яшь, ир-атлар өчен 60 яшь) җиткән кешеләр өчен бу таләпләр гамәлдән чыгарыла. Алар акчаларын стажга яки коэффициентларга бәйсез рәвештә алу хокукына ия.
Эдуард Вафин: «Пенсия тупланмалары – реаль ярдәм»
Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әлеге түләү мөһимлегенә аерым игътибар юнәлтте:
“Пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү — төрле сәбәпләр аркасында пенсия капиталын зур күләмдә формалаштыра алмаганнар өчен реаль ярдәм ул. Иң мөһиме: тупланган акчаны пенсиягә чыкканда да, стажга бәйсез рәвештә дә алырга мөмкин. Түләне рәсмиләштерүне сорап язылган гариза белән вакытында мөрәҗәгать иткән очракта акчалар законда билгеләнгән вакыт кысаларында күчереләчәк.”
Ничек һәм кайда мөрәҗәгать итәргә?
Тупланма акчаларны алу өчен гариза бирү шарт. Моны өч төрле юл белән эшләргә мөмкин:
-
«Дәүләт хезмәте» порталы аша;
-
Социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә;
-
Күпфункцияле үзәктә (МФЦ).
Әгәр гражданның акчалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондында тупланган икән, ул турыдан-туры шул фондка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Түләү нинди срокта күчерелә?
Билгеләнгән тәртип буенча, бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмалары уңай карар кабул ителгәннән соң ике ай эчендә күчерелә. Бу вакыт идарәче компаниянең инвестицияләнгән акчаларны чыгару процедураларын тәмамлау өчен кирәк.
Варисларга акча ничек күчә?
Пенсия тупланмаларына хокук варислык кагыйдәләре кагыла. Кеше вафат булган очракта аның тупланган акчалары гариза яки закон буенча чират тәртибендә билгеләнгән хокук варисларына тапшырыла. Әгәр кеше исән чакта пенсия тупланмаларын рәсмиләштерергә өлгермәгән булса, тупланган барлык сумма варисларга түләнә. Рәсмиләштерелгән очракта исә түләнеп бетмәгән сумма ашыгыч пенсия түләүләре кысаларында гарантияләнә.
Өстәмә мәгълүматны кайдан табарга?
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев