2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче бала өчен ана капиталы быелның февраленнән 586 947 сумны тәшкил итә.
2023 елда Татарстанда 23 меңнән артык гаилә ана капиталы чараларын торак шартларын яхшыртуга, 9 378 гаилә – балага өч яшь тулганчы ай саен акчалата түләү алуга, ә 7 меңнән артыгы балаларны укытуга юнәлдергән. Әлеге мәгълүматларны ТР Икътисад министрлыгы китерә. Ведомствода искәртүләренчә, ана капиталы чараларын инвалид булган баланы тернәкләндерүгә яки әни кешенең булачак пенсиясенә дә юнәлдерергә була.
Нет комментариев