Татарстанда 31 инвалидка яңа LADA автомобильләре бирелде
20 февраль көнне республикада 31 яңа автомобиль хуҗаларына тапшырылды.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге производствода зыян күргән гражданнарны транспорт чаралары белән тәэмин итү эшен дәвам итә.
Тантаналы чарада катнашучы сигез татарстанлыга LADA Vesta, егерме өченә исә LADA Granta автомобильләренең ачкычлары тапшырылды. Барлык транспорт чаралары да дәүләт программасы кысаларында реабилитацияләү өчен бирелә.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әлеге ярдәм чарасының мөһимлеген ассызыклады.
“Транспорт чаралары белән тәэмин итү программасы – социаль гарантия генә түгел, бу – безнең уртак җиңүебез. Ерак араларны якынайту, тормыш шартларын җиңеләйтү, стереотипларны җиңү ул. Сезнең һәркайсыгыз өчен автомобиль – хәрәкәт итү чарасы гына түгел, көндәлек мәшәкатьләрне җиңү һәм ерак булып тоелган араларны якынайту өчен ышанычлы партнер да”, — дип билгеләп үтте Эдуард Вафин.
Автомобиль алу өчен нигез булып медик-социаль экспертиза учреждениеләре тарафыннан рәсмиләштерелә торган реабилитацияләү программасы тора. Белгечләр программада автомобиль белән идарә итәргә рөхсәт бирми торган медицина күрсәтмәсе булу-булмавын, шулай ук транспорт чарасының модификациясен һәм идарә итүнең кирәкле тибын күрсәтәләр.
Мөһим шартлар
Махсус автотранспорт алучылар закон билгеләгән таләпләрне үтәргә тиеш. Гражданнар транспорт чараларын Дәүләт автоинспекциясендә билгеләнгән срокларда теркәргә тиеш. Җиде ел дәвамында автомобиль аның хуҗасы тарафыннан гына эксплуатацияләнергә тиеш, машинаны сату, бүләк итү яки башка затларга тапшыру рөхсәт ителми. Килешүнең әлеге шартлары үтәлмәгән очракта бирелгән автомобильнең эквивалент бәясе түләтелә.
Компенсация чаралары
Куллану чорында автомобиль хуҗаларына берничә өстәмә ярдәм каралган:
-
Кварталга бер тапкыр ягулык-майлау материаллары һәм техник хезмәт күрсәтү чыгымнары өлешчә каплана;
-
ОСАГО полисы бәясенең яртысы компенсацияләнә;
-
Эксплуатацияләү чорында бер тапкыр Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хисабыннан капиталь ремонт ясау мөмкинлеге бирелә.
Җиде еллык срок тәмамлангач, медицина күрсәткечләре гамәлдә булган очракта, граждан яңа автомобиль алуга дәгъва итәргә хокуклы. Элек бирелгән транспорт чарасы исә инвалидның үз милкенә күчә.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев