Татарстанда 5 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын  балаларына  белем бирүгә файдаланды
Актуаль

Татарстанда 5 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларына белем бирүгә файдаланды

Ана капиталы акчаларын белем бирү хезмәтләреннән файдалануга куллану мәктәп яки югары уку йорты белән генә чикләнми.

Аның белән баланы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениләренә йөрткән, түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнгән һәм  курсларда белем арттырган өчен  түләргә  мөмкин. Иң мөһиме, оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булсын. Гаризаны онлайн форматта юлларга яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә барып тапшырырга мөмкин.

Баланы укыткан  өчен түләү - ана капиталыннан файдалануның иң актуаль юнәлешләреннән берсе. Программа гамәлгә кергәннән бирле республикада 50 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларны укытуга тоткан.

2026 елда аның күләме түбәндәгечә: • беренче бала тугач -  728 921 сум; • моңа кадәр ана капиталы алу  хокукы  булмаган очракта, икенче яисә аннан соңгы балалар тугач - 963 243 сум.

Фото: ИА «Татар-информ»


Нет комментариев