Татарстанда 5477 пенсия автомат рәвештә билгеләнгән: гаризасыз һәм чиратсыз
Карар шәхси исәп (ИЛС) мәгълүматлары – иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициенты һәм башка белешмәләр нигезендә кабул ителә.
Республика халкына гариза язу һәм документлар җыю кирәкми. Пенсия яшенә бер ай кала, булачак пенсионер «Дәүләт хезмәте» порталындагы шәхси кабинетына хәбәр ала. Андагы мәгълүматларны тикшергәннән соң, пенсияне автомат рәвештә билгеләүгә ризалыкны расларга гына кирәк. Пенсия өч сәгать эчендә билгеләнә, ә бу хакта хәбәрнамә шул ук шәхси кабинетка керә.
Пенсия акчасын китерү ысулын (банк яки почта аша) пенсионер үзе сайлый.
Автомат пенсия билгеләү өчен 2026 елда стандарт шартлар үтәлергә тиеш:
-
хатын-кызлар – 59 яшь, ир-атлар – 64 яшь;
-
ким дигәндә 15 ел иминият стажы;
-
30 дан ким булмаган индивидуаль пенсия коэффициенты.
Эдуард Вафин: «Без дәүләт хезмәтләрен максималь уңайлы һәм тиз итәргә омтылабыз. Пенсиянең автомат билгеләнүе – мәсьәләгә шулай якын килүнең ачык мисалы. Халыкка клиент хезмәтенә бару һәм документлар җыюга вакыт сарыф итәргә кирәкми. Шәхси кабинеттагы мәгълүматны тикшерү җитә – пенсия берничә сәгать эчендә рәсмиләштереләчәк».
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәтләр турында тулы мәгълүматны СФР сайтында, MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә сораулар буенча 8 800 100 0001 номерына шалтыратырга ярый (тәүлек буе, бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев