Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Татарстанда «Абилимпикс» чемпионаты: 1,8 мең катнашучы, 50 компетенция һәм яңа юнәлешләр

16 марттан 13 апрельгә кадәр Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» төбәк һөнәри осталык чемпионаты узачак.

Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында оештырыла.

Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ярышларда 1 800 конкурсант катнашачак. Алар «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» категорияләрендә – һәрберсендә 600әр кеше – үз көчләрен сынап караячак.

Чемпионат Татарстанның 14 муниципаль районында урнашкан 35 мәгариф оешмасы базасында оештырыла. Катнашучылар 50 төп һәм 75 төбәк компетенциясе буенча ярыша. Программаның яңалыклары арасында – «Каш ясау остасы», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Ротангтан эшләнмәләр ясау», «Кузов ремонты», «Социаль тернәкләндерү белгече» һәм «Техник‑протезист» кебек юнәлешләр бар. Конкурсантларның эшен 630 эксперт бәяләячәк, ә мәйданчыкларда 400 волонтер ярдәм итәчәк.

Чемпионатның мөһим өлеше – күпсанлы авыр тайпылышлары, шул исәптән менталь инвалидлыгы булган кешеләр өчен оештырыла торган «Мөмкинлекләр фестивале». Бу этапның төп максаты – катнашучыларны социальләштерү, беренчел һөнәри күнекмәләр үстерү һәм социаль мәшгульлеккә ярдәм итү, шул исәптән балалар йортларында һәм интернатларда даими яшәүчеләр өчен. Фестивальдә катнашучылар технологик карталар буенча 22 компетенциядә биремнәр үтәячәк. Юнәлешләр арасында – «Пешекче ярдәмчесе», «Тукыма кисәкләреннән курчак ясау», «Пирография», «Интерьер әйберләрен бизәү», «Йон белән рәсем ясау», «Агачка рәсем төшерү» һәм башкалар. Фестивальдә 550ләп кеше катнашыр дип көтелә.

Мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Һөнәр белән танышу фестивале» дә уздырылачак. Чара 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге балаларга юнәлдерелгән һәм иртә профориентация максатыннан уен форматында оештырыла. Фестиваль Арча, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге 5 белем бирү оешмасы базасында узачак. Яшь катнашучылар 18 компетенция буенча үзләрен күрсәтә алачак. Чарада 300гә якын конкурсант катнашыр дип планлаштырыла.

Искәртеп узабыз, 2025 елда Татарстан вәкилләре Мәскәүдә узган «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында 69 медаль яулап, төбәкләр арасында медаль зачетында икенче урынны алган иде. Моннан тыш, республика махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионатны оештыру һәм уздыру өлешендә «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев