Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары ике пенсияны берьюлы ала
Татарстанның Социаль фонды бүлегендә билгеләп үткәнчә, 2026 елда ветераннарның ике пенсиясе бергә 63 мең сумнан артып китә.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидларына ике пенсия бер үк вакытта бирелә: картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык пенсиясе. Әлеге ике пенсиянең уртача зурлыгы Татарстанда 63 мең сумнан артып китә.
Россия Президентының 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен пенсия ташламаларыннан тыш, ел саен 10 мең сум күләмендә махсус түләү дә каралган.
Ветераннар шулай ук айлык акчалата түләүгә дә хокуклы. Аның күләме социаль хезмәтләр җыелмасын исәпкә алып, Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен 6 595,78 сум, ә сугыш инвалидлары өчен 8 794,41 сум тәшкил итә. Болардан тыш, сугыш инвалидларының да, ветераннарның да пенсияләренә ай саен 1000 сумнан өстәмә матди ярдәм түләнә.
«Безнең бурыч – баш өстебезгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләрне кайгырту. Татарстанда һәр ветеран тиешле түләүләрне вакытында һәм тулы күләмдә алып барсын өчен тырышабыз. Ике пенсия, айлык акчалата түләүләр, өстәмә матди тәэмин итү, елга бер тапкыр бирелә торган президент түләве – дәүләт күрсәтә ала торган ярдәмнең бер өлеше генә», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм фонд хезмәтләре турында тулы мәгълүматны СФР сайтында, шулай ук MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә сораулар яки консультация өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев