Тиешле указлар Татарстан Республикасы Рәисе сайтында бастырылган.
2026 елда республиканың авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә Сабан туе 6 һәм 7 июньдә узачак. Чаллыда бәйрәм 13 июньгә, ә Казанда 20 июньгә планлаштырылган.
Сабан туе, кагыйдә буларак, июнь аенда үткәрелә: язгы чәчү тәмамланганнан соң беренче шимбәдә – авылларда, бер атнадан республиканың эре шәһәрләрендә билгеләп үтелә, тагын бер атнадан төп бәйрәм Татарстан башкаласында уза.
Нет комментариев