Татар китапханәсендә җырчыны искә алу кичәсе үткәрелде.
Ядкарьлеләр Бондюг кызы Вафирәнең сандугачтай моңлы тавышын видеоязмада тыңлап хозурландылар, аның турында якты истәлекләрне яңарттылар.
Илгизәр Мәүҗит кызы Тимергалиева Алабуга мәдәни-агарту уку йортында Вафирә белән бергә укыган чакларын искә алды. Җылы сүзләр, юксыну, сагыну белән сугарылган кичә күңелгә бик ятышлы узды, Вафирә Мөхәмәтдин кызы рухына дога кылынды.
Нет комментариев