Ярдәм йөгенә маскалау ятьмәләре, окоп шәмнәре һәм менделеевлылар әзерләгән башка әйберләр кергән.
Татарстан республикасы Дәүләт советы депутаты Эдуард Шарафиев Менделеевскидан махсус операция зонасына кузгалды. Ул менделеевлылар әзерләгән гуманитар йөкне илтә китте. Аңа маскалау ятьмәләре, окоп шәмнәре һәм башка мөһим әйберләр кергән.
Шулай ук депутат үзенең Телеграмында Менделеевск районы башлыгына һәм халкына рәхмәт әйтте:
«Радмир Ильдарович, шәхсән сезгә һәм Менделеевск районында яшәүчеләргә зур рәхмәт. Сезнең фидакарь ярдәмегез безнең сугышчыларга Югары баш командующийларга куйган хәрби бурычларны уңышлы үтәргә булыша»
Нет комментариев