Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Тукай сүзенең тылсымы

Бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланган «Нәфис сүз остасы» иҗат кичәсе С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда туган телне һәм халык мирасын сөюче утыздан артык яшь тамашачыны берләштерде.

Мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлекчәсе һәм Балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган бу чара сүз һәм мәдәниятнең якты бәйрәменә әверелде.

Балалар китапханәсе фойесында Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган тематик фотозона оештырылды. Кунакларны әкият герое Шүрәле каршы алды. Килгән һәркем истәлеккә матур фотоларга төште.

Нәфис сүз осталары конкурсының төп максаты Тукайның әдәби мирасына кызыксыну уяту, аның әсәрләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү иде. Шагыйрьнең шигырьләре һәм әкиятләре тирән тәрбияви көчкә ия: аларның геройлары батырлыкка, гаделлеккә һәм игелеккә өйрәтә. Габдулла Тукайның татар балалар әдәбиятына керткән өлеше гаять зур. Аның иҗаты туган якка, табигатькә, телгә булган мәхәббәт, шулай ук ихлас юмор белән сугарылган. Шагыйрь үзенең гүзәл шигырьләре белән һәр укучыга якын булып кала.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, шулай ук педагоглар Тукай әсәрләрен татар һәм рус телләрендә зур дулкынлану белән укыдылар.

– Катнашучылар үзләренең артистлык осталыгын, хислелеген, сәхнәдә тоту рәвешен һәм һәр юлның кәефен тирән аңлавын күрсәттеләр. Һәр бала үзен ача алды, үзен чын артист итеп хис итте һәм тамашачылар белән шигърияткә булган мәхәббәтен уртаклаштылар, – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе Райханә Фәрхетдинова.

Мондый вакыйгалар сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә генә түгел, бәлки буыннар бәйләнешен ныгытуга, мәдәни мирасны саклауга да ярдәм итә. Барлык конкурсантлар беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар һәм татлы бүләкләр алдылар. Гран-при иясе итеп 1 нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы Әмирхан Фәйзрахманов танылды.

Оештыручылар һәр укучыга батырлыклары һәм талантлары өчен рәхмәт белдерделәр. Бөек шагыйрь истәлеген кадерләп саклаучы һәркем инде җиңүгә лаек, дип ассызыкладылар. Кичә гомуми фотога төшү һәм яңа иҗади очрашулар теләп тәмамланды.

Чараны Сәйтәк клубы мөдире Ясминур Гыйзәтуллина алып барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев