Тукайның якты мирасы – күңелләрдә: Менделеевскида шагыйрьнең тууына 140 елга багышланган чаралар уздырыла
Быел Татарстанның мәдәни тормышында мөһим дата билгеләп үтелә – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула.
Йөз елдан артык инде һәр бала яраткан шагыйребезнең әсәрләрен кызыксынып укый, хәтта аларны яттан белә.
Кыска гына гомер эчендә Тукай искитмәле зур мирас калдырган, аның яртысына якынын балалар әдәбияты тәшкил итә. Туган телгә, туган якка һәм аның табигатенә мәхәббәт бездә нәкъ туган телнең беренче шигырьләре һәм Тукай әкиятләре аша туа.
Шәһәрдә һәм районда төрле чаралар үткәреләчәк. Без Тукайның мәдәни мирасына горурлык белән кагылырбыз һәм туган сүзне, гореф-гадәтләрне кадерләгән һәркемне берләштерүче зур бәйрәмнең бер өлёше булырбыз. Шагыйрьнең якты шигърияте һәрвакыт яңа казанышларга илһамландырып торсын.
23 апрель, пәнҗешәмбе
11.00 — С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда нәфис сүз осталары бәйгесе
24 апрель, җомга
11.00 — «Шифалы су-Ижминводы» санаториенда «Иж буе татарлары» исемле Татар конгрессы чарасы.
13.00 — Пёсәйдә Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы.
14.00 — С. Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында халык флешмобы.
15.00 — С. Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында «Яздан аерып булмый Тукайны» дип исемләнгән бәйрәм чарасы.
25 апрель, шимбә
11.00 — «Батыр» спорт мәктәбендә Габдулла Тукай истәлегенә багышланган көрәш буенча район Беренчелеге һәм Чемпионаты.
26 апрель, якшәмбе
16.00 — «Атмосфера» арт-киңлегендә «Тукай.ФМ» гаилә фестивале. «Менделеевские новости» газетасы редакциясе оештырган «Тукай эзләреннән: төсләр чагылышы» рәсемнәр конкурсына йомгак ясау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев