Уртача тәүлеклек температурасы 19 градус булачак
Актуаль

Уртача тәүлеклек температурасы 19 градус булачак

Метеорологлар республикада җәй айларына мониторинг тәкъдим иттеләр.

 Бу июль һәм августтагы һава торышына кагыла, – дип хәбәр итә КФУ метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. 
Белгеч сүзләренчә, хәзерге вакытта уртача тәүлеклек температурасы 19 градус тәшкил итә, соңрак ул якынча биш градуска күтәреләчәк.
Июльдә явым-төшем нормада булыр дип көтелә, ә температура — климатик нормадан түбән. Переведенцев Россия Гидрометүзәк мониторингына карата бераз шик белдерә. Аның фикеренчә, июльдә Татарстанда көтелмәгән салкыннар булмаячак, чөнки алар май аенда булды инде. 
 


Нет комментариев