С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Республика балалар фестиваль-конкурсы гала-концерты узды.
Сайлап алу турларында 500дән артык яшь талант катнашты.
Финалга безнең, Аксубай, Балтач, Саба районнарыннан номерлар тәкъдим ителде.
Катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юлия Рыбакова сәламләде, уңышлы чыгышлар, лаеклы җиңүләр теләде.
«Үсенте» чыннан да зур мәдәни бәйрәм булды, кичә дәвамында залда алкышлар тынып тормады.
Нет комментариев