Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Ут астында ике чакрым һәм мең чакрымлык мәхәббәт

Менделеевскида яшәүче МХО сугышчысы хатынының ире янына бару өчен ярты илне гизү тарихы.

Ике чакрым — Александр баш өстендә дроннар әйләнгәндә яраланган иптәшен шундый ара ераклыгында сөйрәп чыгара. 1000 чакрым — Татьяна иренең госпитальгә эләгүен белгәч, шулкадәр араны үтёп сөеклесе янына ашыга.

Бу тарих әкияттәй башланды

Алар 2020 елның ноябрендә социаль челтәрләрдә танышалар, ә беренче Яңа елны (2021) инде бергә каршылыйлар. Язмыш әлеге парны нык бәйли: 2021 елның ноябрендә, нәкъ Татьянаның туган көнендә, никахлашалар. Алда бәхетле көннәр генә көтә кебек… Шул вакыт 2022 елның сентябрендә Бөрешле авылында яшәүче Александрга мобилизация турында повестка килә. Дөнья «элек» һәм «хәзер»гә бүленә. Күз яшьләре, борчулар, фронтка чиксез посылкалар һәм исән-сау кайтуын сорап укыган догалар…

Ире — чын каһарман

«Полковник» позывное белән 1232 нче полкта хезмәт итүче Александр беркайчан да кеше артына качмады. «Гвардия ефрейторы» исемен лаеклы йөртүен ул берничә тапкыр исбатлады. Иң куркыныч эпизодларның берсе: дошман уты астында яраланган хезмәттәшен ике чакрым буе үз җилкәсендә чыгара. Чиксез көч куеп, иптәшенең гомерен саклап кала.

2024 елның июнендә, дошманнан нибары ике йөз метр ераклыкта булганда, Александр гаҗәеп какшамаслык күрсәтә. Камикадзе-дроннар һәм күпләп ут яудыруларга карамастан, ул позицияне саклап кала. Бу батырлыгы өчен «Отважный» күкрәк билгесе һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Тормыш сынаулары моның белән генә бетми: 2025 елның октябрендә Александр хәрби бурычын үтәгәндә каты яралана. Аны Макеевка шәһәрендәге госпитальгә илтәләр. Шулвакыт Татьяна, икеләнеп тормыйча, руль артына утыра һәм ире янына юлга кузгала. Чакрымнарны һәм борчуларны җиңеп — бары тик сөеклесе янында булу өчен.

Хәзерге вакытта герой шифаханәдә, яңадан йөрергә өйрәнә. Алда озак реабилитация көтә. Хәрбине һәм аның хатынын күргәч, аларның барысын да җиңәчәгенә ышанасың. Татьяна горурлык белән кыскача гына: «Минем ирем — чын герой. Аның белән горурланам», — ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев