Ватанга дан җырлыйбыз
Балалар сәнгать мәктәбендә җыр бәйрәме – гомуми белем бирү мәктәпләре арасында «Ватан данына!» II район хор коллективлары конкурсының гала-концерты узды.
Конкурс быел икенче тапкыр үткәрелде һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Анда шәһәр һәм районның 16 белем бирү учреждениесеннән 25 хор коллективы катнашты. Ун авыл мәктәбе: Абалач, Бәзәкә, Бөрешле, Яңабирде, Илнәт, Камай, Монаш, Песәй, Татар Чаллысы, Иске Гришкин һәм алты шәһәр мәктәбе: 1, 2, 4 нче, 3 нче лицей, 1 нче гимназия, «Мирас» татар гимназиясе. Катнашучыларның гомуми саны 799 кеше тәшкил итте. Профессиональ һәм компетентлы жюри 15 конкурс номерын сайлап алды.
Чарада мактаулы кунаклар: социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Юлия Рыбакова, Мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Рәис Нәҗипов, Мәдәният идарәсе начальнигы Регина Хикмәтуллина, шулай ук белем бирү учреждениеләре директорлары катнашты. Ахырда конкурста катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде.
III дәрәҗә лауреатлар: «Сәйлән» мәктәп хоры (Абалач мәктәбе), катнаш хор (Янаберде), «Веселые голоса» урта хоры (Монаш мәктәбе), «Успех» (2 нче мәктәп), «Ассорти» (1 нче гимназия), «Неугомонные» һәм «Наследники Победы» хор коллективлары.
II дәрәҗә лауреатлар: «Патриоты» (Иске Гришкин мәктәбе), «Бизәкләр» (Бәзәкә), «Девичий батальон» (4 нче), «Домисоль» (1 нче гимназия), 3 сыйныфның берләштерелгән хоры (1 нче мәктәп), «Солнышко» (3 нче лицей).
I дәрәҗә лауреатлар: кече хор (4 нче мәктәп), 4 нче сыйныфның берләштерелгән хоры (1 нче мәктәп), «Золотая капелька» хор коллективы («Мирас» татар гимназиясе).
Гран-прины 6 нчы сыйныфларның берләштерелгән хоры (1 нче мәктәп) яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев