Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Ветераннарга ярдәм итү һәм яшьләр белән эшләү урыны

Район башлыгы Роберт Искәндәров «Патриот» үзәгендә булды.

Клуб ихтыяҗлары өчен элеккеге казначылык бинасы тапшырылды. Бер түбә астында махсус хәрби операция, Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары оешмалары, шулай ук ветераннар Советы берләшәчәк. Бинаны ремонтларга һәм төзекләндерергә, җиһазлар сатып алырга, капиталь җыештыру үткәрергә кирәк.

— Хәзерге вакытта төп бурычыбыз — ветераннарга һәм сугышчыларга, волонтерлык оешмаларына ярдәм итү, — дип билгеләп үтте Роберт Ринатович. — Махсус хәрби операция ветераны Владимир Юдин белән бергә эш этаплары һәм бурычлар турында фикер алыштык. Владимир Ильич бу башлангычны хуплады һәм ветераннар Советларында инде актив эшчәнлек җәелдерергә планлаштырулары турында сөйләде. Төп эшләрне җәйгә кадәр тәмамларбыз, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев