Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Ветеринария кагыйдәләрен үтәгез

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хайваннарның йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авырулары үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча штабның чираттан тыш утырышы булды.

Видеоконференция режимында безнең районнан утырышта район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, авыл җирлеге башлыклары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин, баш ветеринария табибы Наил Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы берәмлекләре вәкилләре катнашты.
– Татарстан Республикасы белән чиктәш күрше төбәкләрдәге катлаулы эпизоотик вәзгыятькә бәйле рәвештә, районның барлык халкының ветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәвен сорыйбыз. Атап әйткәндә: билгесез сатучылардан һәм тәэмин итүчеләрдән ветеринария белешмәләре һәм тиешле документациясез терлек, кош-корт һәм азык сатып алмаска, – дип кисәтте утырышта катнашучылар.

Законсыз сату очраклары, шулай ук хайваннарның авыру фактлары турында районның ветеринария хезмәтенә 2-71-72, 2-11-72, 2-25-45 телефоннары, Бердәм диспетчерлык хезмәтенә – 2-77-77, полиция бүлегенә – 102 номерлары буенча яки авыл җирлекләре башлыкларына хәбәр итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев