Халык белән турыдан-туры әңгәмә
Район башлыгы Роберт Искәндәров рәислегендә халыкны кабул итү узды.
Менделеевлылар борчыган сорауларны биреп, аңлатмалар ала алдылар. Карманково авылы халкы тал тамырларын чүпләү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Эш күләмен билгеләгәннән соң һәм туфрак кипкәч, кирәкле эшләр башкарылачак дип карар чыгарылды.
Камай авылында янгыннан зыян күргән хатын-кыз матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Гариза рәсмиләштерелгәннән соң, аңа муниципаль ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай ук социаль яклау органнары һәм Дәүләт торак фонды тарафыннан өстәмә чаралар карала.
«Энергетик» гараж җәмгыяте вәкиле гаражда электр энергиясе булмау мәсьәләсен күтәрде. Аңа индивидуаль тоташу ноктасы булдыру өчен РЭСка нинди документлар тапшырырга кирәклеге аңлатылды.
Мөрәҗәгатьләр район башлыгының шәхси контроленә мөмкин кадәр тизрәк хәл итү өчен алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев