Хатын-кыз уңышының сере нәрсәдә
Менделеевск шәһәрендә узган бәйгедә барлык серләр ачылды.
Барлык катнашучылар да бер фикергә килде: үз эшеңне яратырга, гаиләңә һәм туган ягыңа тугры булырга, даими рәвештә үз-үзеңне камилләштерергә кирәк.
С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы узды. Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә һәм Мөслим районнарыннан төп титулга дәгъва итүче 22 катнашучы жюри хөкеменә үзләренең «визиткаларын» тәкъдим иттеләр, чыгышлар слайдлар һәм иҗади номерлар белән үрелеп барды.
– Сез инде җиңүчеләр, – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева. – Зур сәхнәгә чыгарга, үзегез турында бөтен республикага белдерергә батырчылык иттегез. Сезнең һәркайсыгыз үз эш урынында ихтыяҗлы белгеч, хезмәт казанышларыгыз белән районның һәм бөтен Татарстанның абруен арттырасыз.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденко рәислегендәге абруйлы жюрига иң яхшылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады.
Безнең районнан «Хатын-кыз – ана» һәм «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинацияләрендә Любовь Килеева һәм Марина Глебова чыгыш ясадылар.
– Мин – мари халкы кызы, – дип сөйләде Л. Килеева. – Кызларыма халкыбызның традицияләрен, мәдәниятен сеңдерәм. Без – иҗади гаилә, райондагы күп кенә конкурсларда катнашабыз, биибез, җырлыйбыз.
– Мин сәхнә кешесе түгел, – дип фикерләре белән уртаклашты М. Глебова. – Иремнең махсус хәрби операция зонасында булганына дүрт ел инде. Без «Мывместе» инициатив төркемен төзедек, сугышчыларыбызга 22 төрле ярдәм күрсәтәбез, бу эш бер көнгә дә тукталып калмый. Җиңү безнең якта булачагына ышанабыз.
Зона турын үткән катнашучылар үз районнарын республика этабында тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев