«Химик» ТИС активистларына рәхмәт белдерелде
3 нче лицей базасында «Химик» җирле үзидарәсенең халык җыены булды.
Анда яшәүчеләр узган елга нәтиҗә ясадылар һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.
Чарада район башлыгы Роберт Искәндәров, Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Искаков, шулай ук хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашты.
ТИС рәисе Әлфия Талыйпова башкарылган эшләр турында җентекле хисап тәкъдим итте. Узган ел дәверендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү акцияләре, балаларга патриотик тәрбия бирү, ишегалды бәйрәмнәрен оештыру кебек күп кенә чаралар уздырылган. Халык мөрәҗәгатьләре буенча актив эш алып барылган, төзекләндерү һәм тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре чишелгән. Өлкәннәрне, инвалидларны, күпбалалы гаиләләрне һәм яшь аналарны ярдәмнән калдырмаска тырышканнар.
Саннар һәм фактлар
«Химик» җирле үзидарәсе 17 күпфатирлы йортта яшәүче 3771 кешене берләштерә.
2025 елда Чоловский һәм Химиклар урамнарындагы ишегалларында «Этноишегалды», Күршеләр көне, Балаларны яклау көне һәм «Юбилейнаяда юбилей» кебек бәйрәмнәр уздырылды.
7 нче «Алтын балык» балалар бакчасында «Минем әбием – уңган» клубы үз эшен дәвам итә. Өлкән буын вәкилләре балаларга һөнәри педагогларның эшен тулыландыручы үзенчәлекле кыйммәтләр һәм белемнәр тапшыралар.
Хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар Өченче буын университеты факультетларына һәм кызыксынулар буенча клубларга йөриләр.
ТИС территориясендә «Менделеевск әниләре» җәмгыяте төзелде. Алар 2025 ел дәвамында махсус хәрби операциягә зур ярдәм күрсәттеләр (яшелчәләр, ярмалар җыю), «Экояз» республика акциясендә катнаштылар.
«Иң яхшы чәчәк түтәле» конкурсында Чоловский урамындагы 10 нчы йорттан Татьяна Рожина җиңеп чыкты.
Мәсьәләләрне оператив чишү өчен мессенджерларда йорт комитетлары рәисләре һәм активлар төркеме булдырылган. «Химик» халкы җыенда актив катнашып, ишегалларын кардан чистарту, подъездларны ремонтлау, ОДН түләүләрен исәпләү, түбәләрне ямау, фасадларны җылыту һәм юлларны асфальтлау кебек четерекле сорауларны күтәрде.
– Халык белән мондый очрашулар бик мөһим. Алар кешеләрне чынлап та нәрсә борчуын аңларга мөмкинлек бирә. «Химик» – райондагы иң актив ТИСләрнең берсе, – дип билгеләп үтте Роберт Ринатович.
Очрашу барышында район прокуроры Алсу Сәлахетдинова ИТ-мошенниклардан саклану чаралары һәм исерек хәлдә машина йөртү өчен җаваплылык турында кисәтте.
Җыен ахырында ТИС активлары Владимир Савин, Марсель Шәймәрдәнов һәм Галина Богданова шәһәр иминлеге өчен күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
– Безнең ТИС – бердәм зур гаилә. Без халыкның активлыгын һәм битараф булмавын югары бәялибез, – дип йомгаклады сүзен Әлфия Алмазовна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев