Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Язгы сынамышлар

Әйдәгез аларны искә төшерик әле.

Борын заманнан халкыбыз табигатне күзәткән, бу күзәтүләр сынамышлар булып халык авыз иҗатына кереп калган. Сынамышлар - борынгыдан килгән халык фаразлары дию дә ялгыш булмастыр. Сабантуй журналы әлеге сынамышларны бергә туплап, укучылары белән бүлеште.

Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.

Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.

Кара карга килгәч, бер айдан кар кар китәр.

Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.

Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.

Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.

Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.

Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.

фото-превью pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сынамышлар